Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сабантуйга бүләк җыю" фольклор бәйрәме.

Милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Әзерлекнең иң күңелле өлеше-бәйрәм өчен бүләкләр җыю. Бу борынгы йола зур бәйрәм чарасын искә төшерә. Илдус авылында без, Шекә авыл мәдәният хезмәткәрләре, Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме оештырдык. Авылда чын бәйрәм рухы сизелде. Бик күңелле, җылы кабул иттеләр. Һәр хуҗалык капка төбенә үк чыгып, каршы алды, бүләкләр тапшырды, безнең белән биеде. Бизәкле машина, милли костюмлы яшьләр бәйрәмнең чын бизәге булды.