Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бәхетле балачак"

1 июньдә авылда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» балалар бәйрәме узды. Чараны Шекә авыл  мәдәният хезмәткәрләре һәм башлангыч мәктәп укытучылары оештырды. Милли уеннар, ярышлар,  балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

 Бәйрәм мәйданында бәйрәм кәефе булдыручы музыка яңгырады. Кызыклы һәм бай күңел ачу программасы барлык катнашучыларга җәй буе күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде

 Чарада катнашучыларның барысына да «Су ташу» конкурсы ошады. «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчык киеп  йөгерү» һәм «Әтәч куу» уеннары күңелле һәм дәртле үтте. Балалар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, бүләкләр алдылар.