Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Безнең ярдәмче - каталог"

"Безнең ярдәмче - каталог" - Шекә авыл китапханәсендә киң даирә укучылары белән шундый исем астында китапханә дәресе үткәрелде. . Китапханәче укучыларны китапханәдә кирәкле мәгълүматны эзләүнең төп чаралары белән таныштырды. Нәкъ менә каталоглар һәм картотекалар укучыга китап байлыкларын ачуга юнәлдерелгән.
Укучылар әдәбият эзләү буенча биремнәрне үзләре үтәгәннәр. Дәрестә алган белемнәр аларга үзләрен ышанычлы хис итәргә, китапханәдә каталоглар һәм картотекаларның ни өчен хезмәт итүен һәм аларны ничек кулланырга мөмкинлеген белергә мөмкинлек бирәчәк.