Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Туган ил ул була бер генә"

Күренекле шагыйрә Энҗе Илалетдин кызы Мөкминова (Мөэминова) 1924 елның 18 маенда туган. Балалар язучысы, шагыйрә, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә әдәби премия лауреаты  Энҗе Мөэминованың 100 еллык юбилей уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен, "Туган ил ул була бер генәя"әдәби сәгате үткәрелде. Укучылар язучының тормышыннан һәм иҗатыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Әсәрләрдә туган як, җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләре, әнигә мәхәббәт, балаларны тәрбияләү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һ.б. темалар күтәрелә дигән нәтиҗәгә киләләр. аның шигырьләре, поэмалары җанлылык һәм гадилеге белән аерылып торуын искәрттек.