Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Бәйрәм белән!

Май ае элек халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көне дип аталган бәйрәме белән башлана иде. Хәзер без бу көнне Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Бу якты көн белән күптән көтелгән яз килә, һәм аның белән бергә искиткеч кәеф. Бу бәйрәм уңаеннан Без Мирҗәм авылы халкына матур концерт программасы тәкъдим иттек. Китапханәче алып баручы ролендә матур шигырьләр укып концертны алып барды. Бу матур язгы көнне сәхнәдән яз, мәхәббәт, гаилә турында җырлар яңгырады. Бәйрәм шаян сүз һәм  күңелле көлкеле номерларга бай иде., Тамашачылар артистларга уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк иткән концерт өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр!