Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Ышаныч телефоны сиңа ярдәм итәчәк»

17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Ышаныч телефоны сиңа ярдәм итәчәк»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мәктәп укучылары ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы һәм һәрвакыт тыңлаячак һәм ярдәм итәчәк хезмәт белгечләренә ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында белделәр. Авыр тормыш хәлендә булган балаларга һәм өлкәннәргә ни өчен бу хезмәттән ярдәм сорарга кирәклеге турында бергәләп фикер алыштылар. Чара ахырында “8-800-2000-122 ышаныч телефоны” буклетлары таратылды.