Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Гаилә бәхете-балаларда”

Гаилә – тормышыбыз нигезе.  Әти -әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Халыкара гаилә көне кысаларында китапханәдә  “Гаилә бәхете-балаларда” ял сәгате узды. Чарага авылыбызның яшь әниләре, балалар килде. 3 бала тәрбияләүче Ризвановлар һәм Гыймадиевлар гаиләсе уеннарда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр.  Чара башында катнашучылар бу бәйрәмнең килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштып: мәкальләр җыйдылар, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында табышмаклар чиштеләр, пазллардан тиз арада әкиятләрне төзеп ярыштылар, аш-суга осталыкларын күрсәтеп, матур итеп бала төрү, бала тәрбиясендә татар халык иҗатын  куллану серләре белән уртаклаштылар. Китап авторларын белүгә, әкиятләрне геройлар аша тануга, әсәрне сәхнәләштереп сөйли белүгә юнәлдерелгән “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” уены аша  катнашучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чарада “Гаилә-тормыш учагы” китап күргәзмәсе эшләде. Анда гаилә психологиясе, бәхетле гаилә серләре темасына китаплар белән беррәттән, балалар белән уку өчен кызыклы китаплар тәкъдим ителде.

Гаиләнең әхлакый нигезен ныгытуга, гаиләләрне китапка якынайтуга юнәлдерелгән бу чарада, һәр гаиләнең үз законы, үз тадицияләре булуын,  аларның барысын да бәхетле булу теләге берләштерүен, бәхетнең асылын нәкъ менә шушы балаларда күреп, балаларны кечкенәдән китап укып тәрбияләүләрен күреп сөендек.