Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Шекә авыл китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган  "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды. Бу көнне, «Сугыш турында укыйбыз» патриотик сәгате кысаларында, китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштырды. М.Җәлилнең "Вәхшәт"әсәрен укыды. Балалар зур игътибар һәм кызыксыну белән әсәрне тыңладылар. Укыганнан соң, катнашучылар геройлар турында фикер алыштылар, әлеге әсәрнең нәрсәгә өйрәтүе турында нәтиҗә ясадылар. Китапханәче балаларны «Сугыш хәтердән китмәячәк» китап күргәзмәсе составына керүче Бөек Ватан сугышы турында башка китап басмалары белән таныштырды. 9 майга «Җиңү көне» видеофильмын карап, укучыларда тулы күзаллау булдырылды.

Без Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгына һәм «Самара өлкә балалар китапханәсенә» "Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз" XV Халыкара акциясен оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.