Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Онытырга хакыбыз юк!"

Һәр ел саен 9 Май алдыннан без бөек елларга баш иябез, Ватаныбызны шул коточкыч сынауда яклаган кешеләрне искә алабыз. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Шәкә авылында 9 Май хөрмәтенә тантаналы сәгать узды. Чарага тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, авыл халкы һәм кунаклары чакырылган иде.

 Чараны авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов ачты. Авылыбыз имамы Айдар Хәлиуллин тынычлык теләкләре белән чыгыш ясады. Чарада катнашучылар аңа кушылдылар һәм дога кылдылар. Мәктәп укучылары шигырьләр укыды, патриотик җырлар яңгырады. Бәйрәмне китапханәче Г. Х. Локманова алып барды.  Чара обелискка чәчәкләр салу белән тәмамланды.