Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Батырлык дәресе "Җиңү көне"

Җиңү Көненең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, кече яшьтәге укучылар белән китапханәдә "Җиңү көне"темасына чара узды. Китапханәче балаларга тарихыбызның мөһим моментлары турында сөйләде, Җиңү көненең нәрсә икәнен, ни өчен без бу бәйрәмне шулкадәр яратабыз,  бу күз яшьләре белән шатлыклы бәйрәм онытылырга тиеш түгеллеген аңлатты. “Бөек Ватан сугышы турында балаларга” видеоролигын карап, тулы күзаллау булдырды. “Хәтер стенасы”на исемнәре язылган авылдашларыбыз батырлыклары турында сөйләде. “Не уйдет из памяти война” китап күргәзмәсе белән таныштырды, сугыш турында шигырьләр укыды. “Поклон тебе Великая Победа” мәгълүмат бирү күргәзмәсе аша,  георгий лентасы турында мәгълүмат биреп бу акциядә катнашырга чакырды.  Кызыл Армиянең иң танылган баш киеме, солдат пилоткасы, безнең көннәрдә Җиңү көне бәйрәменең символына әверелүен,  нәкъ менә шундый баш киемнәрендә безнең солдатлар Берлинны алуларын сөйләде. Чара ахырында “День Победы” җырын тыңладык. “Кирәкми безгә сугыш, безгә тынычлык кирәк” девизы белән тәмамланды чара.