Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тыл ветераннарын котлау.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан- ел кими бара. Ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары Хәсәнә апа Кашапованы, Бәдәр апа Асадуллинаны Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котладык, рәисебез Р.Миннехановның котлауларын һәм бүләкләрен тапшырдык. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, , саулык- сәләмәтлек, озын гомер телибез. Алар моңа лаек. Аларның рухи ныклыгы, түземлелеге Җиңү китерде.