Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукай яши безнең күңелләрдә"

Яз җитү белән без күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлыйбыз. 26 апрельдә Шекә башлангыч мәктәбе белән берлектә киң даирә укучылары өчен «Тукай яши безнең күңелләрдә» музыкаль - әдәби кичәсе үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучыларның әти-әниләре һәм авылның халкы чакырылды.. Шигырьләр укыдык, Тукай әкиятләрен сәхнәләштердек, викторина сорауларына җавап эзләп, Г.Тукай юллары буйлап сәяхәт иттек. Һәр катнашучы аның әсәрләрен ала һәм укый алсын өчен, чарада «Тукай сүнмәс йолдыз ул» китап күргәзмәсе эшләде.