Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Язгы моңнар дәшә"

Яз - яңарыш , җиһанның яңадан уяну вакыты. Җир йөзендәге һәр тереклек яшәрә, матурлана. Кояш нурларының рәхәт иркәләве, кошлар сайравы,гөрләвекләр җыры кеше күңеленә илаһи көч, дәрт өсти. Шушмабаш авылы тамашачыларына тәкъдим ителгән “Язгы моңнар дәшә” концерт программасы, якынлашып килүче 1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май-Җиңү көне уңаеннан котлаулар белән тулыландырылып узды. Концертны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. Концерт искиткеч, якты, уңай, матур узды. Концертта катнашучылар, тамашачылар кебек үк, чарадан бик күп рәхәтлек алдылар.