Мәрхәмәтлелек атнасы
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, авылдашларыбыз белән чираттагы гуманитар ярдәмне Оренбург өлкәсендә язгы ташудан зыян күрүчеләргә дип җыйдык. Рәхмәт ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга, мохтаҗларга ярдәм итү- изге эш. Биргән ярдәмебез - сәдәка, эшләребез саваплы булсын.