Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Язгы моңнар"

Бәйрәмнәргә бай яз фасылында, һәркемнең шаяртасы, җырлыйсы, кыскасы сәнгать дөньясында буласы килә. Шул уңайдан Шушмабаш җирлеге КВН командасы белән берлектә авылдашларыбызны “Язгы моңнар” дип исемләнгән шаян тамашага чакырдык. Тамаша КВН командасының мәзәк тамашасы белән башланып, тамашачыларны уен-көлке иленә, җыр-моң дәрьясына алып керде. Тамашаны китапханәче Локманова Г.Х. матур, шаян шигырьләр укып алып барды. Гаилә елы уңаеннан төзелгән программа парлы дуэтлар, көн темасына кагылышлы гаилә миниатюралары, сәхнәләштерелгән күренешләр, җыр-бию белән үрелеп барды.  Тамашачылар чараны бик җылы кабул итте.