Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Язгы өмә.

20 апрельдә, гадәттәге бурычларын вакытлыча кичектереп, китапханә һәм ФАП хезмәткәрләре экологик өмәдә катнаштык . Өмә-тирә-якны матурларга, язгы көнне ачык һавада бергәләп аралашырга, эшләргә искиткеч ысул. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз аркасында тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде.