Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә"

2024 ел-Гаилә елы. Бу ел уңаеннан “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Бәйгенең чираттагы  туры 18 апрель көнне,  Апаз авыл мәдәният йортында узды . Бәйгедә Апаз, Шушмабаш авыл җирлегеннән  алты гаилә катнашты. Шекә авыл китапханәсенең актив укучылары Хабибрахмановлар гаиләсе һәр номинациядә уңышлы чыгыш ясап "Гыйлемле гаилә" статусы алдылар. Беренче  номинациясендә алар гаиләләрендә китапның роле, балаларда ничек китап укуга кызыксыну уятырга мөмкин булуын,электрон презентация кулланып үз гаиләләре үрнәгендә сөйләделәр.  Икенче номинациясендә, “тылсымлы хәзинә тапкан улларына”, китапның чын хәзинә булуын аңлатып,  бөек шагыйребез  Г. Тукай әсәрләренә сәяхәт ясадылар. Чираттагы номинациясендә, үзләренең гаиләләрендә өстәл китабы булган М. Мәһдиевның “Бәхилләшү” повестен тәкъдим иттеләр. Әсәргә буктрейлер ясалды. Авыл тормышына битараф булмаган һәр кеше бу әсәрне укырга тиешлеген искәрттеләр. Соңгы номинациясендә хөкемдарлар биргән сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

Татар халкы гомер буе китаплы халык булган. Китаплы йорт, нурлы йорт, иманлы, гыйлемле йорт. Хабибрахмановлар гаиләсен шушы җиңүләре белән котлыйбыз.