«Табигать - безнең туган йортыбыз»
15 апрель-Халыкара Экологик белем көне. Бу көн хөрмәтенә башлангыч сыйныф укучылары өчен станцияләрдә «Табигать - безнең туган йортыбыз» дигән темага экологик уен үткәрелде. Уенның асылы шунда иде ,катнашучылар , станцияләр аша үтеп, өлкәннәр ярдәменнән башка, барлык биремнәрне үзләре үтәү. 1 станция «Су тозагы» катнашучылар хайваннарны эзләре буенча таныдылар. 2 станция «Табигать турында табышмаклар", 3 станция «Чәчәкләр һәм кошлар» логик табышмаклар чишү иде. Ә менә 4 станциядә , үз гаиләләре белән табигатьтә ничек ял итүләре һәм табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында шигырьләр яки хикәяләр язулары турында сөйләргә тәкъдим ителде. "Табигать бәясе булмаган кыйммәт!".Уен шуны күрсәтте: балалар табигать турында күп беләләр, табигатьне яраталар, аны конкрет эшләр белән раслап саклаячаклар. Чарада “Табигать һәм без” китап күргәзмәсе эшләде.