Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Туган ил канатларын бирде"

12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә, китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен  «Туган ил канатларын бирде» батырлык дәресе узды. Китапханәче балаларга дөньяда беренче булып җиргә космостан караган кеше – Ю. А. Гагарин турында сөйләде. Балалар шулай ук безнең илнең атаклы космонавтларының исемнәрен белделәр.  Белка һәм Стрелканың космоска сәяхәте,   Ю.Гагаринның  космик корабльдә старты турында видео күрсәтелде.  Күңелле уеннар һәм табышмаклар, космонавтика дөньясында күп нәрсәләр белергә ярдәм итте.  “Мин космонавт” уенында үзләрен космонавтлар  роленә куеп карый алдылар. “Йолдызларга очу” күргәзмәсе планеталар турында күзаллау булдырып, астрономия фәненә зур кызыксыну уятты.