Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Спорт-ул тормыш"

Халыкара сәламәтлек бәйрәме 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көннән бөтен дөньяда озак вакытлы санитар белем бирү программалары башлана. Бу уңайдан Шекә авыл клубында «Спорт - ул тормыш»дип аталган күңелле стартлар үткәрелде. Чара башында китапханәче Сәләмәтлек темасына әңгәмә алып барды, сәләмәтлек темасына мәкалләр, шигырьләр укылды. Икенче өлештә күңелле стартлар программасы ярышулы уеннардан торды. Бу мавыктыргыч ярышның һәр этабы киеренке көрәштә үтте. Спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!