Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гаилә кыйммәтләре

Чарада  сүз татар халык авыз иҗаты үрнәкләренә нигезләнеп алып барылды. “Акыллы җавап” риваяте буенча башланган сөйләшү, татар халык мәкалләре аша исбатланып, катнашучыларның гаилә серләрен чишү белән тәмамланды. Ахырдан "Гаилә учагы" журналы сәхифәләренә сәяхәт ясадык. Журналның һәр сәхифәсе гаилә тормышын алып бару өчен киңәшле, гыйбрәтле дигән нәтиҗәгә килделәр. Чара ахырында гаиләләрендә буыннан буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләшү барды. “Гаилә-бәхет ачкычы”китап күргәзмәсе аша әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.