Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ислам нуры"

Рамазан ае уңаеннан, китапханәдә “Ислам нуры” әдәби чара узды. Чарага кече яшьтәге укучылар, урта яшьтәге мәктәп укучылары һәм китапханәбез кашында эшләп килүче “Ак калфак” клубы апалары катнашты. Чараны китапханәче Г. Тукайның “Таян Аллага” шигырен укып башлап җибәрде. Ислам дине тарихы турында кыскача мәгълүмат бирде. Мөгаллимә Г. Вильданова Ураза тоту, әдәп-әхлак тәрбиясе буенча киңәшләр биреп, бик эчтәлекле мәгълүмат бирде. Сораулар аша катнашучыларның белемнәрен ныгытып уен-викторина уздырды. Шулай ук катнашучылар белән кызыклы уеннар оештырылды. “Ислам дине-дөрес юл” китап күргәзмәсе эшләде. Чара бик файдалы һәм күңелле узды.