Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Театр яктылыкка, нурга илтә”

Театр – ул серле бер дөнья! Күпме күңелләрне дәвалап, хыял, гүзәллек, рухи байлык бүләк итә бит ул. Театрда хезмәт иткән һәр кеше хөрмәткә лаек! "Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән чарада, үзебезнең яраткан театр артистларын искә алдык, гомерләрен театр сәнгатенә багышлаган шәхесләр турында истәлекләр укыдык. “Сәнгать дөньясында” китап күргәзмәсе эшләде.