Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Ач, шигърият, серләреңне"

Шигърият дигән серле жанр беркемне дә битараф калдырмый, җанны эретә, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтү сәләтенә ия. Китапханәдә, туган телгә, шигърияткә, туган як мәдәниятына мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан “Ач, шигърият, серләреңне” әдәби сәгате уздырылды. “Олуг хезмәт белән данлау кирәк, тугры хезмәт иткән каләмне” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар үзләре яратып укыган шигырьләрне укыдылар, ике командага бүленеп шигырь юлларыннан югалган сүзләрне эзләделәр, төрле темаларга шигырьләр иҗат иттеләр, шигырьләрнең авторларын белделәр. Очрашу искиткеч җылы, күтәренке кәеф, аралашудан алган яхшы уй-тойгылар белән узды.