Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Һөнәрләр иленә сәяхәт"

Мәктәп укучыларына үз тормышларының яңа чорына җитәргә  ерак түгел. Хәзер алар өчен иң мөһиме-уку, күпкырлы үсеш – ул алга таба олы тормыш базасы. Аларга мәктәпне тәмамлагач, үз һөнәрләрен сайлау турында җитди уйланырга вакыт җитәчәк. Һөнәр сайлау-мөһим сорау. Аны икенче тууы белән чагыштыралар.Башлангыч сыйныф укучылары өчен Һөнәрләр дөньясына ишек ачу максатыннан «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән танып белү викторинасы үткәрелде. Катнашучылар "профессиональ" табышмакларны чиштеләр, төрле тематик биремнәр үтәделәр. Гаилә әгъзаларының һөнәрләре турында сөйләштек һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында «Һөнәрләр дөньясында»мультфильмын карадык.