Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Хуш киләсең Нәүрүз!

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан, 21 март көнне, авылыбызда  "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Иртәдән бәйрәмгә чакырып, балалар белән өйдән- өйгә кереп, матур теләкләр әйтеп, Нәүрүз күчтәнәчләре җыйдык. Соңыннан урамда барыбыз бергә Яз кызы Нәүрүзбикәне каршыладык, шигырьрләр сөйләдек, җырладык, биедек. Кыш бабайны озаттык, уеннар уйнадык. Бәйрәм һәркемнең күңеленә шатлык өстәде. Көн буе авылда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Өлкәннәребез яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар милли бәйрәмебез белән таныштылар.