Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Урманга табышмаклар буенча"

21 март -Бөтендөнья урманнарны саклау көне. Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Урманга табышмаклар буенча" дип исемләнгән чара уздырылды һәм урманнарны саклауны пропогандалауга юнәлтелде. Беренче өлештә, китапханәче балаларга урманнарны саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Урман күп хайваннар һәм кошлар өчен йорт булуын, урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык. Икенче өлештә җәнлекләр һәм агачларны тануга уеннар оештырылды. Л.Шәехнең "Безнең урманда" китабын укыдык. Г. Корбанованың "Аю булу кыенмы" шигъри табышмакларын бергәләп чиштек.
Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм бу тема буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Табигатьне сакларга һәм аңа сакчыл карарга тиешлегенә төшенделәр.