Яшь сайлаучыга
2024 ел, 15-17 март көннәрендә, Россия өчен мөһим вакыйга – Россия Федерациясенең Президентын сайлаулар узды. Шул уңайдан 4-17 март көннәрендә китапханәдә «Яшь сайлаучыга» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә мәҗбүри документ Россия Конституциясе, сайлаулар тарихы, сайлаучылар хокуклары , быелгы сайлау тәртипләре буенча мәгълүмат, яшь сайлаучылар өчен буклетлар тәкъдим ителде. Быелгы сайлауларга яшьләре җитеп, 12 укучыбыз беренче тапкыр сайлауларга килде. Алар өчен бу күргәзмә бик файдалы булды.