Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гуманитар ярдәм акциясе: «Үз җаныңның бер өлеше белән җылыт».

Битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулын даими сузалар: кемдер акча күчерә, кемдер җылы носкилар бәйли, кемдер башка кирәкле әйберләр китерә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә Шека авылы халкы да үз өлешен кертте, акцияне китапханәче Г.Х. Локманова оештырды, бу юлы госпиталь өчен гуманитар ярдәм җыйдык.

Безнең арабызда игелекле кешеләрнең күп булуы сөендерә. Хәлнең катлаулылыгына карамастан, көчле рух булырга, бергә берләшергә кирәклеген аңлый авылдашлар. Өйдәге җылылык безнең солдатларның йөрәкләрен җылытсын дип тырышалар.

Без махсус операциядә катнашучы солдатларыбызга теләп ярдәм итәбез, аларга көчле сугышчан рух һәм тизрәк тынычлык урнашуын, исән-сау кайтуларын телибез...