Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Фән дөньясы балалар күзлегеннән»

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан,  китапханәдә «Фән дөньясы балалар күзлегеннән» дип исемләнгән  рәсем конкурсы уздырылды. Чара «Дөньяларны үзгәрткән фәннәр »китап күргәзмәсен караудан башланды. Аннары «Блиц – сораштыру» рәсем конкурсында катнашучылар белән «Төрле фәннәр була» викторинасын үткәрелде, анда балалар логик фикер йөртү һәм сорауларга тиз җавап бирү осталыкларын күрсәттеләр. Шуннан соң гына балалар рәсем ясауга  керештеләр. Катнашучылар үзләренең рәсемнәрендә Фән турында фикерләрен, күзаллауларын ачык күрсәттеләр, фәндә һәм техникада теләсә нинди казанышлар,  планетабызга файда гына китерергә тиешлегенең гаять мөһим булуын һәм зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Чара ахырында һәркемгә алга таба иҗади уңышлар теләдек, “Сез уйлап табучылар!” девизы астында котладык.