Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Язгы моңнар"

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул гүзәл затларга бүләкләр һәм теләкләр бүләк итү көне.. Бу бәйрәм уңаеннан  авыл клубында “Язгы моңнар” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Чара башында китапханәче Локманова Г.Х. барысына да язгы кәеф  теләде. "Җирнең гүзәллеге хатын-кыз" китап  күргәзмәсе аша хатын-кыз язмышы, хатын-кыз-ана, Хатын-кыз-йорт учагын саклаучы, хатын-кыз-эшче турында язылган танылган классиклар һәм заманча авторларның әсәрләре белән таныштырды. Хатын-кызларның бөеклеге турында шигырьләр укыды.

Бу көнне клубның тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулы иде. Авыл җирлеге башлыгы В.В. Сәгытов хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына сабырлык теләде. ә ир-атларны яратканнарына  чын бәйрәм бүләк итәргә чакырды.

Район мәдәният йорты артистлары башкаруындагы концерт номерлары кешелекнең иң матур яртысына – хатын-кызларга адресланган иде. Һәрбер җырда хатын-кыз матурлыгы, бу дөньяда хатын-кызларның әһәмияте турында җырланды, матур шигырь юллары һәм шаян сүз белән үрелеп барды. . Бәйрәм концерты бер сулышта узды, тамашачыларга уңай эмоцияләр калдырды.