Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"И хатын кыз, и изге зат!”

Якынлашып килүче халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан китапханәдә  “И хатын-кыз, и изге зат!” әдәби сәгать уздырылды. Чараның беренче өлешендә, сүз хатын-кыз проза иҗаты мәйданында үз урынын алган  Зифа Кадырова әсәрләренә нигезләнеп алып барылды. Гомер буе кемне дә булса көтеп яшәргә мәҗбүр булган Фатыйма, каты авырудан һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшәргә ашыкмаган Рушания, чәчләренә чал төшкәнче тәүге мәхәббәтен уйлап яшәгән Асылгәрәй язмышы турында өзекләр укылды, әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу булды. Чараның икенче өлеше чәй өстәле артында кызыклы уеннар белән дәвам итте. “Мөслимә” сүзенең һәр хәрефенә бүләкләр оту, “Белсәң зирәк, әйт тизрәк”, “Сүзне дөрес төзе” уеннарында катнашып, апаларыбыз үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.