"Күңелле әлифба"
Беренче сыйныф укучылары "Әлифба" укуны төгәлләде. Хәзер алар үзлекләреннән укый беләләр. 1 март кычкырып укулар көнендә китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Күңелле әлифба" әдәби сәгате узды. Чарада 1 сыйныф укучылары белән ”Кем беренче” уены аша хәрефләрне тануга , шул хәрефтән сүзләрне тиз укый белүгә ярыш уен оештырдык. Хәрефләрдән бергәләп сүзләр әзләдек, сүзләрне дөрес урнаштырып татар халык мәкальләрен белдек. Ролләргә бүлеп, “Өч кыз” татар халык әкиятен кычкырып укыдык.