Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Нур тулы күңелләр"

Ислам белемгә һәм фәнгә аерым игътибар бирә, бу Коръән аятьләреннән, Аллаһның Рәсүленең Сөннәтләреннән һәм мөселман галимнәренең мирасыннан күренә. Татарстанда-Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан китапханәдә, киң катлам укучылар һәм  "Ак калфак" клубы укучылары өчен "Нур тулы күңелләр" дип исемләнгән  чара узды. Чараның беренче өлеше “Ислам-игелек һәм тынычлык дине” дип аталды, авылыбыз мөгәллимәсе Гөлфия апа Вильданова исламның барлыкка килү тарихы, Коръәннең килеп чыгышы, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында   сөйләде.  Чарабызның кунагы,  Шушмабаш авылы мөгаллимәсе Нурания апа Габдрахманова Ураза тотуга әзерлек, бу айның фарызларын “Безне көтә изге ай...” темасы астында аңлатты.  “Иман нуры иңгән авыл” темасы белән Илгизә апа  Гыйлманова авылыбызның мәчет тарихын күп  мисаллар китереп сөйләде. Икенче өлештә, татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган мөнәҗәтләр турында сүз барды, Нурания апаның мөнәҗәт әйтүен һәркем сокланып тыңлады. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе турында  сөйләшеп, бу жанрның зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр булуына басым ясалды.

 Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга мөгаллимәләребездән җаваплар алдылар, бергәләп илләребезгә тынычлык иминлек сорап дога кылынды. “Күңел кыйбыласы” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.