Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ватаным, ал таңым!"

22 февральдә Шушмабаш мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, Украинада махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм итү теләге белән
"Ватаным, ал таңым!" дип исемләнгән хәйрия концерты узды.
Бу кичне тамашачыларга үз Ватаннары өчен горурлык кичерү мөмкинлеге туды.Концерт җылы атмосферада һәм бер сулышта узды. Чара дәвамында сәхнәдән барлык ир-атларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, солдатларга һәм офицерларга адресланган котлаулар, шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырады.
Күп кенә укучыларыбыз бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр . Барлык катнашучыларга зур рәхмәт.