Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Әдәби сәгать "И. А. Крыловның тууына 255 ел"

Быел И.А. Крыловның тууына 255 ел тула. Бу бәйрәм хөрмәтенә китапханәдә, кече яшьтәге укучылар өчен  әдәби сәгать узды. Чара башында китапханәче Николай I идарә иткән чордан алып безнең көннәргә кадәр И.А. Крылов иҗатының актуальлеге турында сөйләде, кешелекнең мөмкин булган кимчелекләрен мыскыллаучы әкият персонажларының, кызганычка каршы, мәңгелек булуын билгеләп үтте. Крылов әкиятләренең мультфильмнарын карадык һәм әдәби викторинада катнаштык. И. А. Крыловның китапханә фондындагы китаплары белән «Акыллы мәсәл язучы» китап күргәзмәсе эшләде