Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Хәтер кыясы мәңгелек.

Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел  35 ел тулды. Шул уңайдан  Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды.

Чара төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп чыгарган сугышта катнашкан авылыбыз батырлары турында хәтерләрне яңарту, Р.Габделхакованың “Сират күпере”  хикәясе аша Әфган сугышы хатирәләрен күзаллау максатыннан уздырылды,  авыл халкы, интернационалист сугышчыларыбызның әниләре, туганнары чакырылды. Чараны китапханәче авылыбызның  интернационалист сугышчылары әфганчылар Магсумов Нияз, Сиразиев Рүзәл, Закиров Хадис, Чечня сугышында катнашкан Нуриев Шамилнең армия еллары турында сөйләп башлады. Әниләре, туганнарына сораулар биреп, аларның бу елларда кичергән кичерешләрен сөйләтеп, аларга сабырлыклары өчен рәхмәт сүзе, улларына, үзләренә сәләмәтлек, гаиләләрендә тигезлек теләде. Чарада  интернационалист сугышчыларның гимнына әверелгән “Әйләнеп кайта алсам” җыры, М. Разовның  “Әфган җилләре”, Наилә Валиеваның “Әфган- кызалаклар (тюльпаннар) иле..” шигыре укылды. Нияз Магсумовның шул еллар хәтирәсе булып сакланган армия альбомын карадык.

   Чараның икенче өлешендә сүз   Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясе буенча барды. Өзекләр укыдык, эчтәлеге буенча фикер алыштык. Әсәрдәге яшәү белән үлем фәлсәфәсе һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.

    Бу сугышлар бик күп кешене югалтты. Бер минут  тынлык белән  кайтмаган сугышчыларны искә алдык, алар рухына дога кылдык.