Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Интернетта-иминлек»

«Куркынычсыз Рунет атналыгы» кысаларында Шекә авыл китапханәсендә балалар белән «Интернетта-иминлек» темасына әңгәмә узды. Әңгәмә вакытында, интернет челтәрен кулланганда куркынычсызлык проблемасы күтәрелде. Катнашучылар  интернет куллануда потенциаль куркынычлар, челтәр куркынычларыннан саклану юллары, интернет-бәйлелек проблемасы, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киберхулиганлык, зарарлы мәгълүматлы файлларга гомуми керүне дөрес кулланмау турында белделәр. Балалар шулай ук Интернет челтәренең белем, үсеш, аралашу һәм ял итү өчен файдалы мөмкинлекләре турында да белделәр,  «Безопасности школьников в сети INTERNEN» дип исемләнгән видеоролик карап тулы күзаллау булдырдылар.                                                                            Әти-әниләргә “Безопасный интернет-детям” буклетлары бирелде, балаларның интернетта утыру вакытларына, кагыйдәләрне үтәүләренә игътибарлы булырга кирәклеге искәртелде.