Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Нина Павлова китаплары буйлап сәяхәт"

Шекә авыл китапханәсе "Нина Павлова китапларын укыйбыз"Vlll Төбәкара акциясендә катнашты. Акцияне оештыручы Красносулы районы муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе “МЦБ” Поселокара Үзәк китапханәсе. Акция кысаларында "Нина Павлова китаплары  буйлап сәяхәт"әдәби сәгате узды. Анда балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чакырылды. Балалар  язучының тормышы һәм иҗаты белән танышалар, "Зимняя пирушка" хикәясен тыңладылар, Нина Павлова әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар. Чараның ахырында кечкенә укучылар бу  әсәрләр безне әйләнә-тирә дөньяга игътибарлы булырга һәм табигатьне, хайваннарны яратырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр