Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ялкын журналы бездә кунакта"

Укучыларыбыз беләдер: "Ялкын"га быел 100 яшь тула! Бер гасыр гомер иткән матбугатлар бармак белән генә санарлык, араларында яшүсмерләрнең бу журналы күпләрнең яратып укыганы, иң көтеп алынганы.
Юбилей елы уңаеннан "Ялкын журналы бездә кунакта" мәгълүмат сәгатендә укучылар журналның тарихы, кызыклы сәхифәләре буенча сәяхәт итеп, үзләрен журналист буларак сынап карап кызыклы уеннарда катнаштылар, башваткычлар чиштеләр.