Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Китап тарихына сәяхәт» китапханә дәресе

Китап кешеләргә гасырлар дәвамында хезмәт итә. Ул  озын һәм катлаулы юл үткән. Китапханәдә кечкенә укучылар өчен «Китап тарихына  сәяхәт» темасына китапханә дәресе узды. Без кечкенә укучылар белән китап дөньясына кызыклы сәяхәт ясадык, аларны «китап йорты» белән таныштырдык. Китапханәче китапханәнең ничек барлыкка килүе, ни өчен кирәклеге турында әкият сөйләде. «Китапханә» сүзенең билгеләмәсе белән таныштырды, балалар китапханәдә ничә китап барлыгын һәм аларның кайсылары балалар өчен икәнен белделәр. Балалар журналларын карадылар, китап белән эш итү кагыйдәләре һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Алынган белемнәрне ныгыту өчен, «Әйе-Юк», «Хатаны төзәт», «Әкияттән әкияткә» уеннарын уйныйлар, шулай ук табышмаклар да чиштеләр.