Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Мин Чехов юлларын укыйм» әдәби сәгать

29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 164 ел тулды. Бөек рус язучысы һәм драматургының туган көненә китапханәдә «Чеховның чиксез дөньясы» китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә бөек рус язучысы һәм драматургының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат, әдәби әсәрләре тәкъдим ителде. 4 сыйныф укучылары белән «Мин  Чехов юлларын укыйм» дигән Чехов укулары оештырылды. Чара барышында китапханәче катнашучыларны язучының үзе һәм аның турында әдәбият әсәрләре белән таныштырды.

Чеховның иң яхшы әсәрләреннән өзекләр укыдык, язучы һәм драматург иҗаты турында электрон презентация карадык. Үткәрелгән чара  укучыларны язучыга яңача карарга, китап битләре артында бөек талантлы иҗатны ачып күрсәтте.