Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Абдулла Алишның әкиятләре илендә»

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан  китапханәдә «Абдулла Алишның әкиятләре илендә»дигән кычкырып уку сәгате узды.  Чарага кече яшьтәге укучылар чакырылды. Чара башында китапханәче язучы, шагыйрь, әкиятче, сугышчы һәм герой Абдулла Бари улы Алишның тормыш юлы турында сөйләде. Балалар әкиятләрне кычкырып укыдылар, укыганның эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Абдулла Алиш әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар.

14-20 сентябрь көннәрендә «Абдулла Алиш – герой да, әкиятче да»китап күргәзмәсе эшләде.