Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Китаплы дөнья-иң кызык дөнья.

Әдәби сәгать “Китаплы дөнья- иң кызык дөнья”. Китапханәдә шундый исем астында чара узды. Чарада катнашучыларның барысын да кызыклы, танып белү буенча һәм көлкеле биремнәр көтә иде. Биремнәр төрле , сүзләрнең кемнеке булуын, көй буенча  фаразларга, әсәрнең исемен әйтергә, иллюстрацияләрне танып белергә, укыган әкиятне  сәхнәләштерергә һәм башкалар.  Китаптан билгеле бер темага өзекләр укып,  балаларның китап белән эш итү кагыйдәләрен белүләрен һәм үтәүләрен тикшердек.

Балаларның барлык биремнәрне яхшы белүе бик сөендерде, балалар үти алмаган бер генә бирем да булмады. Чара  уңай дулкында, яхшы кәеф белән тәмамланды.