Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Террорга каршы бергә»

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, кече һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Террорга каршы бергә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.  Чараның максаты балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге, аңа каршы тору һәм террорчылык куркынычы шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләү иде. Бесланның коточкыч фаҗигасенә һәм терроризм янавына каршы көрәштә теләктәшлек кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Балалар игътибар белән тыңладылар, террорчылар кемнәр алар һәм алар каян килгәннәр? кебек сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче шулай ук балаларга илебездә  якын елларда булган башка террорчылык актлары турында сөйләде.

Чара ахырында балаларга  үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында инструктаж уздырдык. Террорчылык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык.