Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Чәчәк ат син Татарстан»

Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә кече һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Чәчәк ат син Татарстан» дип исемләнгән уен-викторина уздырды.

Чара барышында туган як, туган ил турында сөйләшеп, уен-викторина ярдәмендә кызыклы сәяхәткә чыктык. Викторина 3 турдан торды: «Туган як тарихы», «Татарстан сәнгате» һәм «Табигать серләре». Викторина барышында укучылар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннан танышты, күпмилләтле республика тарихыннан күп яңалыклар белде, милли уеннар уйнап ял итте. “Татарстан безнең Ватаныбыз” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләр укыдык/