Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Леонид Пантелеевның намуслы сүзе» әдәби сәгать

22 августта балалар язучысы Леонид пантелеевның тууына 115 ел тулды. Язучының юбилее хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсендә «Леонид Пантелеевның намуслы сүзе» әдәби сәгате уздырылды. Китапханәче балаларны язучының гади булмаган биографиясе, аның иҗаты, тормышыннан кызыклы мизгелләре, әдәби эшчәнлегенең башлануы белән таныштыра. Чара барышында балалар «Честное слово» хикәясеннән өзек укыдылар, яхшы һәм начар гамәлләр турында фикер алыштылар. Балалар хикәянең төп герое турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Намуслы сүзне тоту кайчакта никадәр авыр икәне турында сөйләделәр. Ахырда китапханәче әдәби сәгатьтә катнашучыларга «Честное слово» мультфильмын карарга, ә аннары укыган китап белән чагыштырырга тәкъдим итә. Һәм барысы да китапны уку кызыклырак дигән нәтиҗәгә килделәр. «Балачак намуслы сүз артында»китап күргәзмәсе эшли.