Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Урманда чыршы үсте"

Россиядә, шулай ук башка илләрдә дә, «В лесу родилась елочка» җырын белмәгән  кеше юктыр. Ә менә аны кем иҗат иткәнлеге һәркемгә дә мәгълүм түгел. Безнең зур дәүләтнең берничә буыны җырны халык иҗат иткән дигән фикер белән үскән. Китапханәдә рус һәм совет шагыйрәсе, язучы, яңа ел җыры авторы Р.А. Кудашеваның тууына 145 ел тулуга багышланган  танып белү сәгате узды. Балалар күп буын кешеләренең Яңа ел хиты-агачның кайсы урманда үсүе, аның авторлары һәм кайчан язылуы турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Шигырьдә гади сүзләр, әмма шигърият белән тулы. Бу җырсыз безнең балачагыбызны, шулай ук балалар өчен  Яңа ел бәйрәмнәрен күз алдына китерү авыр. Шулай ук балалар «Кем тизрәк җыя?», «Булсаң зирәк, тизрәк әйт» уеннарында бик теләп катнаштылар. Чараның чираттагы өлеше викторина булды, анда чыршы турында искә алынган әсәрләр искә алынды

Вакытны күңелле һәм файдалы уздырдык. Күп яңалыклар ишеткәч, алдагы бәйрәмнәрд балалар тагында күтәренке кәеф белән чыршы турында җырлаячаклар