Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Роберт Миңнуллин әсәрләре буенча әдәби сәгать.

1 август - Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның туган көне. Аңа 75 яшь тулган булыр иде. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен "Роберт Миңнуллинның яраткан әсәрләре буенча"әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче язучының иҗаты һәм тормышы турында сөйләде, танылган әсәрләре белән таныштырды. Караоке астында бергә (фонограмма белән) Р.Миңнуллин шигырьләренә язылган татар телендә җырлар башкарылды. Шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, таныш әсәрләрдән табышмакларны һәм өзекләрне чиштек, укыган китаплар, яраткан геройлар турында сөйләштек. Шагыйрьнең танылган әсәрләре һәм шигырьләр җыентыклары белән “Йөрәкләрдә яши аның моңы” китап  күргәзмәсе эшләде.