Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Наркотикларга юк дип әйт»

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә китапханәдә киң даирә укучылары өчен күргәзмә–әңгәмә эшләде. Хәзерге тормышта наркомания темасы бик актуаль, чөнки эпидемия масштабындагы бу бәла-казага елдан-ел күбрәк кеше тартыла. Ни гаҗәп, наркоманнар арасында яшьләр күбәя. Күргәзмәдә наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч һәм милли иминлеккә багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде, шулай ук наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә һәм җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртылды. Укучылар хәзерге дөньяда наркомания проблемасына багышланган мәгълүмат белән таныша алдылар. Күргәзмә буенча китапханәгә килгән һәр укучы белән әңгәмә уздырылды һәм наркотикларның сәламәтлек һәм тормыш өчен куркыныч булуын онытмасыннар өчен,  «Наркотикларга юк дип әйт» буклетлары тапшырылды.